ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе биеклектә эшләгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Төзелеш люлькасында күтәрелгәндә хезмәткәр кагыйдәләрне төгәл үтәргә – иминият инвентарен кияргә һәм иминият тросын беркетергә тиеш. Бу травма куркынычы янаган һәм бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов сүзләренә караганда, республика территориясендә төзелештә бәхетсезлек очракларының саны ике ярым тапкырга кимүгә карамастан, вәзгыять хәтәр булып кала бирә».

Подрядчылар гамәлдәге закон таләпләрен, шул исәптән проект документациясе составындагы эшләрне башкару проекты таләпләрен дә, төгәл үтәргә, төзелеш мәйданында эчке контрольне һәм хезмәткәрләрнең дөрес гамәл кылу тәртибе үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.

2019 елда ведомство хезмәткәрләре объектларга карата 4 мең 32 тикшерү уздырды һәм ачыкланган кисәтүләрне бетерү турында 364 карар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International