Казанның Бондаренко урамындагы яңа мәктәптә монтажланган тимер корылмаларның сыйфаты тикшерелде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Расланган тикшерүләр программасы барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары, Тикшерүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган белән берлектә, Казанның Бондаренко урамы буенча полилингваль мәктәптә барган төзелеш эшләре белән танышты. Гомуми мәйданы 24652,2 кв. метр булган яңа уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта төзүчеләр инженерлык челтәрләрен суза, витражлар һәм фасадлар урнаштыра, эчке бизәкләү эшләре башкарыла. Бүген инспекторлар бинаның конструктив куркынычсызлыгына бәйле, түбәдә монтажланган тимер корылмаларның сыйфатын бәяләде. Инспекция белгечләре сайланма рәвештә болт белән тоташтырылган урыннарны карап чыкты. 

Әлеге төр эшләрне башкарганда җитди контрольлек гамәлгә ашырыла, тикшерү барышында төзелеш материалларының һәм корылмаларның сыйфатына лаборатор сынаулар уздырыла. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, төзелеш мәйданчыгында эшләр дәвам итә. Төзүче оешма объектны 2020 елның 1 нче сентябренә тапшырырга планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International