ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан тикшерүләр санын киметү механизмы эшләнде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 28.03.2020 ел, №139 боерыгының 2 пунктын үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан 2020 елның 6 нчы маенда «Тикшерүләрне кыскарту турында» боерык кабул ителде.

Әлеге боерык кысаларында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, тикшерүләр санын киметү механизмы эшләнде. Аерым алганда, Инспекция тарафыннан төзүче оешмаларны, техник заказчыларны, төзелешне гамәлгә ашыручы башка затларны тикшерү хисабына капиталь төзелеш объектларын тикшерү санын кыскарту турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International