ТАССР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы: Юбилейлы 1967 ел

2020 елның 16 мае, шимбә

Юбилейлы 1967 елда Казанда 2400 урынга исәпләнгән цирк, Совет түрәлеге өчен һәлак булганнарга 40 метрлы монумент, шәһәрнең үзәк мәйданында консерваториянең концерт залы, шәһәр яны тимер юл вокзалы, Актерлар йорты һ.б. файдалануга тапшырыла.

Элеккеге генерал Сандетский йортын картиналар галереясы өчен Ленин музей-йортын реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарыла. Шуның белән бергә республика төзүчеләре торак йортлар салуга бәйле киеренке эшне дә дәвам иттерә. 1967 елда Татарстан буенча 443,97 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. ⠀

Дөрес, республика буенча торак мәйданын файдалануга тапшыру бик тигез дәрәҗәдә бармаган. Торак йортларның шактый өлеше дүртенче кварталда гына файдалануга тапшырылган. ⠀

Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекция башлыгы хисабында мондый хәл беренче яртыеллыкта кешелек һәм матди ресурсларның максималь рәвштә юбилей объектларын формалаштыруга юнәлтелүе белән генә түгел, ә объектларның кирпеч, тимер-бетон корылмалар һәм агач эшләнмәләр, газ җиһазлары белән тәэмин ителүенең дә канәгатьләндерерлек булмавына нигезләп аңлатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International