Мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендәге кадрларга ихтыяҗ

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Россиякүләм фәнни-тикшеренү хезмәт институты, Россия Хезмәт министрлыгы йөкләмәсе буенча, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны ачыклауга бәйле сораштыру үткәрә. 

Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендәге белгечләр белән тәэмин ителү һәм белем бирү оешмаларын тәмамлап чыккан белгечләрнең әзерлегеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә персонал сайлауда булган кыенлыкларны ачыклау һәм әлеге белгечләрнең санын үзгәртү буенча планнар төзү.

Оешмаларны 2020 елның 15 нче июленә кадәр сораштыруда катнашырга чакырабыз. Анкета оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки персонал белән идарә итү бүлекчәсендәге, кадрлар хезмәтендәге белгеч; башка бүлекчәләрдәге җитәкчеләр тарафыннан тутырылырга мөмкин.

Алынган нәтиҗәләр мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә төрле белем дәрәҗәсенә һәм белгечлеккә ия булган белгечләрне, аларны һөнәри яктан әзерләү күләмнәрен билгеләү, мәгариф программаларын камилләштерү өчен кулланылачак.

Мәгълүматның конфиденциальлеге гарантияләнә.

Үткәрелә торган тикшеренү кысаларында, Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, анкетада катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтелә. Email: itsecurity@vcot.info.

Анкета тутыру өчен сылтама

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International