ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшовның Әлмәт районына эшлекле сәфәре

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул социаль әһәмиятле объектларның төзелеш мәйданнарын карады. Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев озата йөрде.

Василий Кудряшов «Западные ворота» микрорайонындагы Бигәш урамы, 137 адресында урнашкан «858 укучыга исәпләнгән инженерлык мәктәбе төзелеше» объектын карады. Хәзерге вакытта бинада тышкы һәм эчке төзекләндерү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, фасад эшләре тәмамланып килә, участокны планлаштыру һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Объектның гомуми әзерлек дәрәҗәсе – 64%.

Проект буенча мәктәптә уку сыйныфлары, 320 урынлы төшке аш залы, медицина кабинеты, ике спорт залы һәм 25*11 метрлы бассейн каралган. Шул ук вакытта йөзү бассейны бинасында кессонлы япмалар технологиясе кулланылган. Моннан тыш, мәктәптә көрәш залы, иҗтимагый һәм административ зона проектланган. Шулай ук берничә функцияне үти торган амфитеатрлы холл бар: актлар залы, мәктәп форумы, медиатека һ. б. 4 катлы бинаның гомуми мәйданы 18170 кв. метр тәшкил итә.

Соңыннан Василий Кудряшов Бигәш урамында социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган күпфатирлы торак йорт белән дә танышты. Проект буенча 15 катлы бина 154 фатирга исәпләнгән. Объектның әзерлеге югары дәрәҗәдә, төзүче оешма аны тиздән файдалануга тапшырырга планлаштыра.

Ахырда ведомство башлыгы ТР ДТК инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларын күзәтү һәм үзгәртеп кору буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде һәм алдагы эш планын билгеләде. Эш сәфәренең төп максаты төзелә торган объектларның әзерлек торышына һәм срокларын билгеләүгә бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International