ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зур Казан боҗрасының икенче этабында барган төзелеш эшләрен тикшерде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

 

2020 елның 30 июлендә, тикшерүләр программасы буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Борисовская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының икенче этабы төзелешенә күчмә тикшерү үткәрде. Объект төзелеше «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. 

Әлеге тикшерү капиталь төзелеш объектын төзегәндә башкарыла торган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатында үткәрелә.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары нигезендә коммуникацияләрне, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын үзгәртеп кору, терәк диварлары, светофор, тышкы яктырту объектлары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзеләчәк. Яңа юлның озынлыгы 1,222 км тәшкил итәчәк.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International