Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм аппарат бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында киләсе атнаның эш мәсьәләләре каралды. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе җаваплы затларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга кушты.

Утырышта объектларга техник тикшерү үткәрү тәртибе, кисәтүләрне бетерү буенча документар тикшерүләр үткәрү, тикшерүләр үткәргәндә санитария-эпидемиология нормалары үтәлеше (битлекләр, перчаткалар, социаль аралык) турындагы мәсьәлә каралды.

Моннан тыш, Василий Кудряшов Инспекциядә кадрлар үзгәреше турында да хәбәр итте. Өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге башлыгы итеп Данил Сергеев билгеләнде. Элегрәк ул ведомствоның дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе булып эшләгән. 

Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Фәнзил Ризванов Мәскәүгә чакыру буенча Өлешле төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча федераль фондка күчкән. Хәзер ул төбәк үсешенә кураторлык итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International