ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның иң эре сәүдә үзәкләренең берсендә янгынга каршы саклау системаларын сынады

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 ноябрьдә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Түбән Кама шәһәренең Сөембикә-Тынычлык урамындагы күпфункцияле үзәктә комплекслы сынаулар уздырды. Тикшерү барышында бинаның цоколь катында янгын «чыкты», ул автоматик янгын сүндерү системасы ярдәмендә сүндерелде.  Шулай ук тавыш белән хәбәр итү системасы, төтен бетерү системасы, һава басымын көйләгеч җайланма эшли башлады, лифтлар беренче катка төшерелде. Әлеге объект сынау өчен очраклы гына сайланмаган: монда янгынны булдырмау һәм сүндерү өчен монтажланган инженерлык системаларының максималь саны урнашкан. Проект буенча монда тавыш һәм сөйләм хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы булган сигнализация, эчке янгынга каршы суүткәргеч, аварияләрдә яктырту, төтен бетерү системасы, янгын сүндерү системасы каралган. «Сынаулар күпфункцияле үзәктә үткәрелде. Янгынга каршы сынаулар үткәргәндә, объектта барысы да уңышлы эшләде – барлык системалар да 100% дәрәҗәсендә эшли. Тәртип бозулар юк. Барлык системалар да проект буенча башкарылган. Һәр объект өчен әлеге система проектлаучылар тарафыннан индивидуаль эшләнә», - дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Сергей Цыганцов. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе янгынга каршы куркынычсызлык системасы булуын тикшерә һәм федераль закон нигезендә сынаулар үткәрә. Гомуми мәйданы 120 мең кв.метр булган күпфункцияле комплексны быел файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Биредә Татарстанда иң эре сәүдә-күңел ачу үзәге ачарга планлаштыралар.

Фото Түбән Кама Башкарма комитеты матбугат хезмәтеннән бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International