Татарстанда проблемалы ике йортның алданган өлешчеләре өй туйларын көтеп алды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылында «Яшьлек» микрорайонында төзелгән 13 һәм 14 номерлы торак йортлар 2020 елның 9 ноябрендә төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

13 һәм 14 номерлы торак йортларда 35 һәм 24 фатир урнашкан.Бина янындагы урамда территорияне төзекләндерү буенча эшләр комплексы башкарылган, балалар мәйданчыгы, тротуарлар ясалган, яшелләндерү эшләре башкарылган.​

Йортлар проект документларының барлык таләпләренә дә туры килә.  Файдалануга тапшырылганнан соң, биредә яшәүчеләр үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак.

Исегезгә төшерәбез, әлеге йортлар өлешле төзүнең проблемалы объектлары исемлегенә һәм проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертелгән иде. Йортлар төзелеше 2016 елда туктатылган, аларны башка төзүче оешма төзеп бетергән.​

Өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә системалы эш алып барыла.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, өлешле төзелешнең проблемалы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора. ​​​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International