«Салават күпере» торак комплексында 3-6 номерлы соципотека йортында ахыргы тикшерү узды

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелә торган 3-6 нчы йортта, урынга чыгып, ахыргы тикшерү үткәрде. Алар төзелеш эшләренең үтәлешен проект документларына туры килү-килмәүгә карата тикшерде.

Бинаның гомуми мәйданы 21891,7 кв. метр тәшкил итә. 17 катлы йортта 340 фатир булачак. Территориядә балалар мәйданчыклары каралган. Бинаны берьюлы берничә юнәлеш буенча тикшерделәр: төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер челтәрләрен монтажлау (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация), санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы. Шул исәптән бизәкләү эшләренең дә сыйфаты каралды. Исегезгә төшерәбез, социаль ипотека буенча йортлар чиста бизәкләү эшләре белән тапшырыла.

Ахыргы тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмады, бина проект документлары таләпләренә туры килә. Закон нигезендә, 10 эш көне эчендә йортка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Бу аны файдалануга тапшырырга һәм 340 гаиләне көтеп алынган фатирларына күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сүзләренә караганда, торак һәм социаль объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International