2020 елда Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеп килүче объектларга 3834 артык тикшерү үткәргән

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2020 ел эчендә Инспекция күзәтчелегендә барлыгы 1212 капиталь төзелеш объекты булган, аларга карата 3834 тикшерү үткәрелгән.

Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1452 беркетмә төзегән.

Алар арасында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча 731 беркетмә төзелеш өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен төзелгән, 414 беркетмә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча – капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, аны файдалануга тапшыруның билгеләнгән тәртибен бозган өчен (төзелешкә рөхсәт булмавы, объектларны файдалануга тапшыру рөхсәтеннән башка файдалану, төзелеш башлану турында хәбәр җибәрү срокларын бозу).

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле объектларны төзү һәм реконструкцияләү эшләренә күзәтчелек алып барылган, алар арасында: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торганнары да.  

Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар вакытында бетерелгән. Тапшырылган һәр объект артында инспекторларның тырыш хезмәте ята, аларның сизгерлеге һәм профессионализмы нәтиҗәсендә төзелешне расланган проект карарлары таләпләренә туры китереп тәмамлау мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International