Яр Чаллыда яңа балалар бакчасы

2021 елның 2 июле, җомга

2 июльдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллы шәһәрендәге 131-нче «Лучики» («Нуркайлар») дигән яңа балалар бакчасында ахыргы тикшерүне уздырды. Бакча шәһәрнең уңайлы «Яшьлек» микрорайонында урнашкан.

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары кысаларында төзелде. Ул 16-20 кешелек 11-12 төркемгә исәпләнгән. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 1,5-7 яшьлек 220 бала тәшкил итәчәк. Бинаның мәйданы – өч мең квадрат метрдан артык (3525,4 кв. м). Балалар бакчасы территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары төзеләчәк.

Тикшерү тәмамланганнан соң төзелеш заказчысы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ГКУ проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International