Фармацевтика җитештерү объекты тикшерелде

2021 елның 13 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Заманча дару чаралары җитештерү фармацевтикасы» объекты төзелешенең беренче этабы тәмамлануы турында алынган хәбәр буенча тикшерү уздырды.

Предприятие Татарстанның Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисы зонасында урнашкан. Аны төзүче – «Татфарм» ҖЧҖ, «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә барлыкка килгән резидентларның берсе.

Объект төзелеше 2017 елдан бирле бара. Өч этапның беренчесе – 7730 палето-урынга исәпләнгән катгый температурада саклау өчен җитештерү-склад корпусының склад өлеше, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре һәм  «Татфарм» ҖЧҖ склад эшчәнлеге өчен территорияне төзекләндерү.

Киләчәктә җир участогы территориясендә 50 мең кв. метрдан артык мәйданда дару төймәләре, капсулалар, ампул һәм флаконнарда инъекция эретмәләре рәвешендә дару чаралары җитештерелә башлаячак. Монда Европа, Кытай, Һиндстаннан җиһазлар китертелгән.

Конвейердан, үзләренең уникаль эшләнмәләрен дә кертеп,  GMP стандарты буенча чыгарыла торган авыртуны баса торган, вируска каршы  50гә якын дару препаратлары, анальгетиклар чыгарылачак. Медикаментларны Россия һәм БДБ илләрендә сатарга планлаштыралар.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International