Бу көннәрдә Казанның Киров районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 188 нче «Бионика» күп профильле лицеенда ахыргы тикшерү эшләрен уздыра. Белем бирү учреждениесе «Салават күпере» торак комплексында Казан шәһәре, Илһам Шакиров проспекты, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.
Заманча яңа 188 нче «Бионика» лицее 1224 урынга исәпләнгән. Укучылар өчен монда фән кабинетлары, ике бассейн, ике спорт залы җиһазландырылган, ә янәшәдәге территориядә спорт һәм уен мәйданчыклары корыла. Ул 189 нчы «Заман» гимназиясеннән ерак түгел, анысы бу ел башында үзенең беренче укучыларын кабул иткән.
Августның икенче яртысына билгеләнгән ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, искәрмәләр булмаса, капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Үсеш алучы микрорайонда яшәүчеләр өчен, алар арасында балалы гаиләләр бик күп, яңа уку йортын ачу – көтелгән вакыйга.
https://realnoevremya.ru/articles/222714-proverka-gosstroynadzorom-rt-liceya-188-bionika
https://www.youtube.com/watch?v=WoH_nsp9dms