«Весна-2» торак комплексында «Веснушка» балалар бакчасы тикшерү уза

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Веснушка» («Сипкел») катнаш төрдәге 182 номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерү башланды.

Объект Казан шәһәренең Совет районындагы Самосырово торак биләмәсенең «Весна-2» торак комплексында урнашкан. Ике катлы балалар бакчасының мәйданы – 2957,80 кв. метр, ул 120 урынга исәпләнгән. Биредә сабыйларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барысы да каралган. Балалар бакчасының төзекләндерелгән территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган.

Гражданнар өчен билгеләнгән төзелеш объектын төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Генераль подрядчы - «Модуль» төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International