«ЭлектроОптима» ҖЧҖ цехында ахыргы тикшерү узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

«ЭлектроОптима» ҖЧҖ интеллектуаль исәпкә алу приборлары, электротехника җайланмалары, түбән һәм урта көчәнешле бүлү җайланмалары җитештерү цехы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең актыккы тикшерүен узды.

Өч катлы җитештерү объекты «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында, Казаннан ерак түгел, «Яңа Тура» технополисы янында урнашкан. Аның мәйданы – 11360,30 кв. метр.

Цехны төзүче – «ИСКРА-ВОЛГА» ҖЧҖ. Проектлаучы һәм техник заказ бирүче – «Глобал Климат» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ТеплоЭнергоЦентр» ҖЧҖ.

«ЭлектроОптима» ҖЧҖ – 2015 елдан бирле эшчәнлек алып бара торган, төрле билгеләнештәге эшчәнлек башкару, административ, җәмәгать һәм торак объектларын, шулай ук комплектлы бүлү (РП) һәм трансформатор (ТП) подстанцияләрен комплектацияләү өчен 35 кВ  кадәр заманча электр щиты җиһазларын җитештерә торган предприятие.

Предприятие продукциясе электр энергиясен кабул итү, үзгәртү һәм бүлү өчен билгеләнгән һәм барлык заманча сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына җавап бирә. Продукция халык хуҗалыгының төрле тармакларында кулланыла.

Җитештерү, экология һәм куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итеп, эшчәнлек башкаруның һәм продукциянең сыйфатын контрольдә тотуның иң яңа чараларын кулланып, заманча технологияләргә нигезләнгән.

«ЭлектроОптима» ҖЧҖ «ТР Төзүчеләр бердәмлеге» үзкөйләнешле оешмасында әгъза булып тора. 2020 елда компания Татарстан Республикасының эре, икътисадый һәм социаль әһәмиятле (система барлыкка китерүче) оешмалары исемлегенә кертелгән.

Объектны тикшерү уңай тәмамланды. Ярашлылык турында бәяләмә әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International