ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казанның Яңа Савин районында төзелгән Бондаренко урамында ахыргы тикшерүе тәмамланды.
Солдат урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәрге юл участогының озынлыгы – 400 метрдан артык (421,0 м).
Юл төзелешенең линияле объектын төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).
Генераль подрядчы – «ВолгаДорСтрой» ҖЧҖ.
Әлеге этапта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе әзерләнә.