Яр Чаллыда яңа йортта ахыргы тикшерү эшләре бара

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Икенче Яр Буе урамы, 33 нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортта ахыргы тикшерү үткәрелә.

20 катлы яңа йорт «Парус» торак комплексында (В блогы) төзелгән. Анда 228 фатир бар. Гомуми мәйданы – 11097,30 кв. м.

Төзелеш 2019 елның февралендә башланган булган. Объектны төзүче – «ЖК Парус НЧ» махсус төзүче оешма ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.

♦ Белешмә ⇒ «Парус» торак комплексы Кама елгасы ярында урнашкан. Йортта яшәүчеләрнең тәрәзәләр аша Кама елгасына карап, кояш чыгышын һәм шәһәрне күзәтү мөмкинлеге бар. Якын-тирә территорияне төзекләндереп, балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү һәм яшеллек зоналары урнашкан. Балалар бакчалары, мәктәпләр, кибетләр, фитнес-үзәк һәм яр буе якында гына урнашкан. Төзелеш берничә этапта алып барыла. А һәм Б блоклары файдалануга тапшырылган. В блогын тапшыру вакыты 2021 елның өченче кварталына планлаштырылган.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International