Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы: халык исәбен алуда катнашу

2021 елның 15 октябре, җомга

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык исәбен алу чарасы узачак.

Кампания кысаларында 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең (функцияләрнең) бердәм порталы»нда (алга таба – Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы) «Халык исәбен алуда катнашу» хезмәте күрсәтеләчәк.

Әлеге хезмәт Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында стандарт яки расланган хисап язуына ия булган кулланучыларга күрсәтелә.  Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында халык исәбен алуда катнашкан  кулланучыларның шәхси кабинетына халык исәбен алуда катнашуын раслау турында уникаль код киләчәк.

Әлеге хезмәт Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының төп битендә дә, башка интернет-сервислардагы (мәсәлән, онлайн-банклар) сылтамалар аша да, шулай ук Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан бушлай файдалану мөмкинлеге булган теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә күрсәтелә ала.

2021 елның 18 октябреннән 14 ноябренә кадәр исәпкә алучылар илнең барлык торак урыннарын карап чыгачак һәм халык исәбен алуда катнашучыларның раслама кодларын чагыштырачак. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында халык исәбен алуда катнашмаучылар санын исәпкә алучы затлар теркәячәк.

2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр стационар исәпкә алу участоклары эшләячәк, анда исәпкә алуда катнашу яки Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында исәпкә алуда катнашуны раслау өчен исәпкә алучыны өендә очратырга теләмәгән һәркем килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International