Лениногорсктагы торак йортта актыккы тикшерү

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Лениногорск шәһәренең 7 нче микрорайонында төзелеп беткән объект – Достоевский урамы буенча 16 нчы торак йортта актыккы тикшерү эшләре уздырыла.

Яңа йортта – 10 кат, 120 фатир. Гомуми мәйданы – 8144,40 кв. метр.

Төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Оешма төзелеш эшләренә 2019 елның февралендә керешкән.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «ТатНИПИнефть» институты.

Генераль подрядчы – «РСК» ҖЧҖ.

Подрядчы – «КСК Гарант» ҖЧҖ.

Быелның языннан биредә җир өсте өлеше конструкцияләрен, су белән тәэмин итү, су агызу, электр белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, сантехник биналарда гидроизоляция урнаштыру буенча эчке төзекләндерү эшләре алып барылган. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре тәмамланган.

Бина «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, капиталь төзелеш объектына ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International