«Лето» торак комплексында балалар бакчасы тикшерү уза

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районындагы «Лето» торак комплексында яңа балалар бакчасын тикшерә.

«Лето» торак комплексы алмаш катлы 13 йорттан тора. Комплекс заманча Европа архитектурасы белән аерылып тора. Проектта балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү зоналары, шәхси парк һәм яр буе, җир асты паркингы төзү каралган. 

Яңа микрорайон – ул мәктәпкәчә яңа учреждениеләр дә. Шуларның берсе – 5248,00 кв. метр мәйданлы балалар бакчасы. Ул 2021 елның июлендә төзелә башлаган. Әлегә исеме һәм почта адресы булмаган балалар бакчасы ике катлы, 260 урынга исәпләнгән.

Сентябрь аеннан биредә фасадны җылыту, идәннәрне тигезләп җәю, инженерлык системалары монтажлау, эчке төзекләндерү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре алып барылган.

Төзүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль ппректчы – «Акведук» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

mail Белешмә. Быел Казанда гомуми 1690 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә 8 учреждение ачылачак. Алар «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары кысаларында төзелә. Бүгенге көндә барлык объектлар да төзелеп бетү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International