Төньяк-Көнбатыш территориаль органның күзәтчелек объектлары фотокүргәзмәсе

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль органы офисында (Лаеш шәһәре) фотокүргәзмә оештырылды.

Төньяк-Көнбатыш территориаль орган объектлары фотокүргәзмәсе ТР ДТК инспекциясе оешуга 15 ел тулуга багышланган, әлеге бәйрәм быелның 28 ноябрендә билгеләп үтеләчәк. Чараны оештыруда территориаль орган җитәкчесе И.Р. Сәмигуллин җитәкчелегендә өлкән белгечләр Л.В. Хәйретдинова, Р.М. Аптелганиев, консультантлар И.А. Вәлиев, Р.Р. Абдуллин актив катнашкан.

Фотоаппарат фокусы аша үз эшеңне күрсәтү – күргәзмәнең максаты шуннан гыйбарәт. Фоторәсемнәрдә Лаеш, Арча, Кукмара, Питрәч, Саба һәм башка районнарда төзелгән биналарның никадәр сыйфатлы һәм ышанычлы башкарылганлыгы күренә. Болар – торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәнәгать предприятиеләре – Төньяк-Көнбатыш территориаль орган күзәтчелегендәге объектлар.

2021 ел башыннан ТР ДТК инспекциясенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы 158 төзелеш һәм реконструкция объектында күзәтчелек итә. Быелның ноябренә төзелгән яки реконструкцияләнә торган капиталь төзелеш объекты буенча ярашлылык турында 41 бәяләмә бирелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләренең халыкны куркынычсыз биналар һәм корылмалар белән тәэмин итү бурычларын хәл итүдәге таләпчәнлеге һәм игътибарлылыгы – аларның төп сыйфаты. Алар үз эшләренең нәтиҗәләре белән хаклы рәвештә горурлана ала! Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе юбилеена багышланган фотокүргәзмә дә шул хакта сөйли.

Тарихи белешмәлек

2006 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе турында» ПУ-505 номерлы Указы чыга, аның нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе РФ Шәһәр төзелеше кодексында каралган Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мөстәкыйль органы – Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе итеп үзгәртелә. Әлеге Указны үтәү йөзеннән, ТР Министрлар Кабинетының 2007 елның 12 ноябрендәге «Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе мәсьәләләре» дигән 622 номерлы карары белән расланган Инспекция турында нигезләмә эшләнә. Шуннан бирле Инспекция үз эшчәнлеген яңа статуста башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International