9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2003 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы БМО конвенциясе имзалау өчен ачыла. Документ үзен имзалаган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупциячел керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли.

Конвенциянең бер нигезләмәсе нигезендә, коррупция нәтиҗәсендә кергән акчаларны, алар кайсы яктан кергән булса, шул якка кире кайтарырга кирәк.

2003 ел конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структураларның коррупциячеллеге илкүләм байлыкка зыян китерә торган илләр өчен аеруча мөһим.

Әлеге килешү – илләр үсешенә зыян китерә торган һәм хокукый дәүләтнең демократиясенә һәм режимына куркыныч тудыра торган коррупциягә каршы тору өчен халыкара хокукның мөһим инструменты. Ул дәүләтләргә коррупциягә каршы сәясәт алып барырга, тиешле законнарны хупларга һәм әлеге күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдырырга куша.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупциягә каршы тору буенча актив эш алып барыла. Инспекциянең рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә коррупциягә каршы юнәлештәге актуаль мәгълүмат урнаштырыла. 

♦ ТР ДТК инспекциясенең ышаныч телефоны тәүлек буе эшли: 

8 (843) 238-33-79

Ай саен сайтта коррупциягә каршы бюллетеньнәр бастырыла.

Бюллетеньнәр архивы: 

https://gsn.tatarstan.ru/tat/antikorruptsionniy-byulleten.htm

Белешмәлек:

https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2937958.pdf

https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2937942.pdf

https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_180851.pdf

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне турында тулырак:

https://my-calend.ru/holidays/den-borby-protiv-korrupcii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International