Казанның «Листочки» («Яфраклар») балалар бакчасында актыккы тикшерү уза

2021 елның 10 декабре, җомга

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Листочки» («Яфраклар») катнаш төрдәге 11 нче балалар бакчасында актыккы тикшерү эшләренә кереште.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Казан шәһәренең Совет районындагы Константиновка поселогында урнашкан.

Яңа ике катлы бина төзелеше 2021 елның гыйнварында башланган булган. Аның мәйданы – 2963,50 кв. метр, ул 140 урынга исәпләнгән.

Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми үсеше һәм тәрбиясе өчен барысы да каралган. Учреждение территориясе төзекләндерелгән. Анда балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы, чана һәм коляскаларны саклау өчен әвеслек, күләгәле лапас корылган.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «НЭО СТРОЙ» ҖЧҖ.

Актыккы тикшерү тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Аннары балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International