ТР Төзелеш министрлыгында төзүчеләр белән киңәшмә узды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

15 декабрьдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов рәислегендә төзүчеләр белән киңәшмә узды.

Президиум составында җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, хокукый эш идарәсе һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе  Ш.Н. Раимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен тикшереп тору бүлеге җитәкчесе И.А. Кәримова, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Р.В. Бәширов бар иде.

Киңәшмә эшендә видеоконференция режимында муниципаль районнарның башкарма комитетлары, республика предприятиеләре, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең территориаль органнары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең көнүзәк мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов чыгыш ясады.

Региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруны регламентлаштыручы шәһәр төзелеше законнарындагы төп үзгәрешләр турында ТР ДТК инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов сөйләде.

ТР ДТК инспекциясенең тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Р.В. Бәширов үз чыгышын энергия нәтиҗәлелеге һәм вентиляцияләнә торган фасадлар өлешендә региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә багышлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International