Чаллыда тагын бер яңа торак йорт төзелде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекция тарафыннан Чаллыда яңа: «Җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, яктырту, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, элемтәнең тышкы инженерлык челтәрләре белән җәмәгать өчен билгеләнгән биналары булган күп катлы торак комплексы. Төзелешнең IV этабы» объектны тикшерү тәмамланды.

27А номерлы торак йорт Сарман трактында «Замелекесье» торак районының 26 микрорайонында урнашкан.

Аны төзүче – «Реал Эстейт Сити» ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «НЧ-Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы: «Энергогражданпроект» проект идарәсе ҖЧҖ.

Объектны төзү 2018 елның җәендә башланган булган. 2021 елның ноябрендә ул югары әзерлек стадиясендә торган. 11363 кв. м мәйданлы бина 17 катлы, 135 фатирлы. Фатирларның гомуми мәйданы – 8123,40 кв. м. Төзелеш күләме 40607,7 куб. м тәшкил итә, шул исәптән җир асты өлешендә – 1571,6 куб. м.

Йортның фундаментлары – монолит тимер-бетон, аслыгы кадап кертелгән субайлар белән ныгытылган. Беренче катның тышкы стеналары – керамик таш, вентиляцияләнә торган фасад. Типик катның тышкы стеналары – керамик таш, җылыткыч, декоратив штукатурка. Баскыч мәйданчыклары, маршлар – җыелма тимер-бетон. Түбәсе – яссы, эксплуатацияләнми торган, эчке ягында су агызу җайланмасы белән.

Актыккы тикшерү актында кисәтүләр юк, шуңа бәйле рәвештә капиталь төзелеш объектына проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International