Казанда социаль ипотека йортына проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә тапшырылды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районының М-14 микрорайонында урнашкан яңа торак йортка (поз. 3-6) проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде. Аңа Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Ак чык ур., 15 йорт адресы бирелде.

Күпфатирлы торак йорт төзелешенең башы – 2021 елның августы. Анда 18 кат – гомуми мәйданы 14898,40 кв. метр булган 255 фатир бар. Бинаның мәйданы – 25220,10 кв. метр.

Инвестор-төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Капиталь төзелеш объекты «Социаль ипотека» республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

Техник заказчылар – «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, «Казан шәһәре Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ. Проектчы – «Ак Таш «Студиясе архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ак Таш «Төзелеш-монтаж компаниясе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International