2022 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзүчеләргә ярашлылык турында 380 бәяләмә бирелде

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә туры килүе турында 380 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Объект төзелешен (реконструкцияне) аны файдалануга тапшырганнан соң гына тәмамланган дип санарга мөмкин. Әлеге стадиянең төп этабы – төзелгән (реконструкцияләнгән) объектның проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алу.

Документ дәүләт төзелеш күзәтчелеге органы тарафыннан башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм проект бурычлары үтәлешен раслау буларак бирелә.

Ярашлылык турында бәяләмәне рәсмиләштерү актыккы тикшерү турында уңай акт, башкару документларының тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән очракта гамәлгә ашырыла.

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылды. Болар – балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган, һ. б.

2022 елда ярашлылык турында бәяләмә алганнары арасында – Татарстан һәм Россия оешмалары, алар  төзелеш тармагында берничә ел уңышлы эшлиләр һәм бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия.

♦ https://gsn.tatarstan.ru/tat/file/pub/pub_ta_3560546.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International