ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре RPA технологиясе презентациясе белән таныштылар

2023 елның 28 марты, сишәмбе

2023 елның 28 мартында ТР ДТК инспекциясенең төп офисында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары өчен RPA (Robotic process automation) технологиясе презентациясе узды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре роботлаштыру технологиясе, аның мөмкинлекләре белән ведомствоның үзенчәлекләрен исәпкә алып таныштылар.

Әлеге технология мәгълүмат системаларында кул бурычларын автоматлаштырырга һәм, нәтиҗәдә, дәүләт хакимият органнары хезмәткәрләренең эш вакытын экономияләргә мөмкинлек бирә.

Презентацияне оештыручы булып Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International