Түбән Бәрәскә авылында яңа сөт-товар фермасы төзелде

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы янында сөт-товар фермасына күчмә йомгаклау тикшерүе үткәрелде.

Төзелеш эшләре 2023 елның мартында башланган. Объект төзелеше ике этапта башкарылган. Бу көннәрдә төзелеш тәмамлангач, аның беренче этабы тикшерелә, икенчесен тикшерү агымдагы елның көзендә планлаштырыла.

Бер катлы сөт-товар фермасы 440 савым сыерына исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы –  5046 кв. метр.

Төзүче: Ленин исемендәге нәсел заводының авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Генераль подрядчы: «Сельстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы: «Төзелеш академиясе» ҖЧҖ. Техник заказчы: «Водстрой» ҖЧҖ.

Якын арада ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе терлекчелек объектына проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирә башлаячак. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International