ТР Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органнарының 2023 елда бизнеска административ йөкләнешне киметү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2023 елда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук 2024 елда профилактик чаралар санын арттыру, бизнес вәкилләрен җәлеп итеп, Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары проектлары өстендә эшләү буенча бурычлар да әйтелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең  югарыда күрсәтелгән чаралар буенча эше турында ведомство башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ш.Н. Раимов сөйләде.

2023 елда Инспекция тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда профилактика чараларының һәм контроль (күзәтчелек) чараларның гомуми санында өлеше 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда (19,32% тан 34,62% ка) арттырылган.

2023 елда Инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тарту турында 1464 карар чыгарылган, шуларның 778е буенча кисәтү рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай итеп, административ җәзаларның гомуми санында кисәтүләр өлеше 53,1% тәшкил итә, дип билгеләп үтте Ш.Н. Раимов.

2023 елда Инспекция тарафыннан төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда:

- 1115 консультация үткәрелгән;

- мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 107 кисәтү белдерелгән;

- 140 профилактик визит үткәрелгән;

- 2572 контроль (күзәтчелек) чарасы (күчмә һәм документаль тикшерүләр) үткәрелгән.

Киңәшмә республика министрлыклары, ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

► Видеога сылтама: https://vk.com/public196723033?z=video-196723033_456239149%2F6f33e98e1386b84e62

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International