ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аны ведомство җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев үткәрде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегеннән чарада шулай ук җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, җитәкче урынбасары в. б. Д.А. Мильгунов, Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, сынаулар һәм экспертизалар лабораториясе җитәкчесе Э.Л. Кәшапов катнашты.

Семинар-киңәшмәгә төзүчеләр, техник заказчылар – Казанда һәм Татарстанның бөтен территориясендә эшләүче предприятиеләр вәкилләре чакырылган иде. 

ТР ДТК инспекциясе башлыгы В.Р. Нәҗмиев үзенең чыгышында узган елга йомгак ясады, 2024 елда төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның законнардагы үзгәрешләрен исәпкә алган аспектлар турында җиткерде.

Ул «Ак таш» ҖЧҖ, «ФСК «Бриз» СЗ ҖЧҖ, «СЗ ПСК СМУ-88» ҖЧҖ кебек эре коммерцияле торак төзүчеләрнең канәгатьләнерлек эшен билгеләп үтте. «Капиталь төзелешнең барлык объектлары билгеләнгән срокларда кертелде, әмма барыбер күп нәрсә эшлисе бар. Бу «Социаль ипотека» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында төзелә торган торакка кагыла. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының киң вәкиллекле утырышында әйтелде», – дип белдерде В.Р. Нәҗмиев.

«Бүгенге көндә төзелә торган торакның сыйфат мәсьәләсе актуаль булып кала. Ул билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Шулай ук сроклар да үтәлергә тиеш. Моңа игътибар итегез», – дип өстәде ул.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе төзелеш базарында катнашучыларга ярдәмче булачак «Төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» ДБУ оештыру мәсьәләсенә җентекләп тукталды. Аның төп бурычы – капиталь төзелеш объектларында төзелеш материалларына техник тикшерүләр һәм лаборатор контроль үткәрү.

Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар фикер алышып, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр турындагы сорауларга тулы җаваплар алдылар.

В.Р. Нәҗмиев барлык җыелган вәкилләрне конструктив диалогка һәм уртак эшкә чакырды. «Безнең максат бер – вакыт һәм сыйфат. Әгәр сораулар бар икән – керегез, ТР ДТК инспекциясенең ишекләре ачык, фикер алышачакбыз», – диде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International