2024 елның 30 апрелендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү вакыты тәмамлана

2024 елның 27 апреле, шимбә

Исегезгә төшерәбез, дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан 2022 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чорындагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү вакыты 2024 елның 30 апрелендә төгәлләнә.

Әгәр мәгълүматны тапшыруның соңгы көне эшләми торган көнгә туры килә икән (2024 елның 30 апреле – ял көне), мәгълүмат соңгы эш көнендә бирелә (2024 елның 27 апреле).

Белешмә «Справки БК» махсус программа тәэминатыннан (алга таба – «Справки БК» МПТ) файдаланып тутырыла. Белешмәне бастырып чыгарган очракта, хезмәт мәгълүматы булган зоналар (штрих кодлары һ. б.) формалаштырыла, аларга нинди дә булса тамгалар кую рөхсәт ителми.

«Справки БК» МПТ ТР ДТК инспекциясенең рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең «Коррупциягә каршы тору белән бәйле документларның үрнәкләре» бүлекчәсендә урнаштырылган.

«Справки БК» МПТ ярдәмендә белешмәнең ахыргы бите генә шәхси имза белән таныклана.

Белешмәдә куелган дата белән мөһер вакытының белешмә битләрендә бер-берсеннән аерылып торган очракларга юл куймаска кирәк.

«Справки БК» МПТ ярдәмендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмә тутыру тәртибе турындагы аңлатма нигезендә түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк:

- белешмәләрне бастырып чыгару өчен сыйфатлы нәшер тәэмин итә торган лазерлы принтер кулланыла;

- полосалар, таплар рәвешендәге нәшер җитешсезлекләре (барабан яки принтер картриджы җитешсез булган очракта) рөхсәт ителми;

- линейка һәм икеле штрих-кодларда имза һәм билге булуы рөхсәт ителми;

- кулъязма төзәтмәләр рөхсәт ителми.

Моннан тыш, бер белешмә битләрен алмаштыру яки башка белешмәләргә кую рөхсәт ителми, хәтта шул ук мәгълүматларны үз эченә алсалар да.

Белешмәләрне тегү яисә скрепка белән беркетү киңәш ителми.

Шулай ук белешмәгә бер көн эчендә мөһер суктыру һәм аны таныклау киңәш ителә. Башка вакытта бастырып чыгарылган белешмә битләрен алмаштырып куярга киңәш ителми.

Белешмәләрне бары тик битнең бер ягында гына бастырып чыгарырга киңәш ителә.

Сакланган xsd-форматтагы файлны керемнәр турында белешмәләрне тәкъдим итү сервисына йөкләргә кирәк (dohod.tatar.ru).

Граждан хезмәткәрләренә үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшырмау яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат тапшыру граждан хезмәткәрен эштән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып санала

(«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы федераль законның 59.2 статьясының 1 пунктының 2 пунктчасы;

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 13.1 статьясының 1 пунктындагы 2 пунктчасы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International