30 ноябрьдә ТР ДТК инспекциясе Татарстанның Зеленодольск муниципаль районының Күгеш авылында төзелгән күпфункцияле үзәктә ахыргы тикшерү эшләренә кереште. Үзәк 215 урынлы мәдәният йортын, китапханәне, уку залы, уен бүлмәсен берләштерәчәк. Биредә шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашачак. Ябык, җәйге бию мәйданчыгын да монда оештыру күздә тотыла.

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International