ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 60 йорт, лит.А адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм аны административ бина өчен яраклаштыру объекты соңгы тикшерү эшләре башланды. Йортның 4 каты бар, мәйданы – 1169,90 кв. метр. Ул XIX гасыр уртасында төзелгән. Классицизм дәверенә караган һәйкәл. 1966-1974 елларда биредә татар һәм совет актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшәгән булуы белән билгеле.

2022 елның 25 марты, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International