2022 елның 10 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәренең «Мирный» микрорайонында М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицейга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Дүрт катлы лицей бинасы 2021 елның декабрендә төзелә башлаган булган. Аның гомуми мәйданы 24625,20 кв. метр тәшкил итә. Проект нигезендә уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән.

2022 елның 10 августы, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International