ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексындагы 2 нче йортны тикшерә башладылар. Йорт Константиновка авылында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 18472,80 кв. м. Фатирлар саны – 249, гомуми мәйданы – 12577,90 кв. м. Катлар саны – 9. Җир асты автостоянкасы бар.

2023 елның 23 мае, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International