Аварияле торактан күчерү программасы 95%ка үтәлгән

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Аварияле торактан күчерү буенча федераль программа беренчел мәгълүматларга караганда агымдагы елның сентябрь башына 95%ка үтәлгән. 66 төбәктә инде планлы күрсәткечләргә тулысынча чыкканнар. Бу хакта Россиянең Төзелеш министры Михаил Мень 13 сентябрь көнне PROEstate күчемсез мөлкәте буенча халыкара форум кысаларында матбугат вәкилләре белән аралашу вакытында хәбәр итте.

Министр аңлатып узганча, 2014 елдан 2017 елга кадәр, төбәк программалары гамәлдә булган чорда, 10,8 миллион кв. метр торак күчерелергә тиеш булган, аларда 689,6 мең кеше яши. "2014 елның 1 гыйнварыннан башлап 2017 елның 1 сентябренә кадәр гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программалары буенча 655 меңнән артык кеше күчерелде инде. Барлыгы исә, 2008 елдан башлап, илдә 16 миллион кв. м. тирәсе күчерелә, күптән түгел яңа фатир ачкычы алучыларның гомуми саны 1 миллион кешедән артып китте", – дип хәбәр итте Михаил Мень.

66 төбәктә план күрсәткечләре тулысынча үтәлгән инде, калган төбәкләрдә дә эш ахырына якынлашып килә.

"Быелның азагына кадәр программа кысаларында күчерүнең барча күләмен тулысынча төгәлләргә кирәк. Кешеләр дистәләрчә еллар дәвамында яңа торак көтеп яшәделәр һәм аларның өметләрен акламыйча булмый. Тулаем алганда шунысын әйтә алам, төбәкләрнең барысында да куелган мәсьәлә уңышлы гына хәл ителеп килә, сентябрь башына булган мәгълүматларга караганда, 10,2 миллион кв. м аварияле торак күчерелгән, шул ук вакытта, ассызыклап үтәм, торакны сафка керткәндә без төбәкләрне сыйфатка игътибарлы булырга чакырабыз", – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International