Арчадагы социаль ипотека йортына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 27 апреле, шимбә

2024 елның 27 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Арчаның Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта урнашкан яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

Кирпеч йортта ике подъезд һәм дүрт торак кат бар. Проектланган 48 фатирның гомуми мәйданы якынча 3 мең кв. метр тәшкил итә, шуларның 12се – бер бүлмәле, 24е – ике бүлмәле һәм 12се – өч бүлмәле.

Торак сантехника, ике контурлы шәхси җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу исәпләгечләре белән җиһазландырылган.

Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче – «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Архитектор Н. М. Дмитриев остаханәсе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International