В.А. Кудряшов коррупциягә каршы көрәш законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча дәүләт түрәләре семинарында катнашты

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, шулай ук дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында коррупциягә каршы көрәш законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.

Семинарда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, төбәкнең дәүләт түрәләре, муниципаль районнар башлыклары, министрлыклардан һәм ведомстволардан вәкилләр катнашты.

Россия Федерациясе Президенты каршында Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Коррупциягә каршы көрәшнең фәнни-мәгариф үзәге директоры Алексей Конов доклад белән чыгыш ясады.

Семинарда коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең әһәмиятле элементларының берсе буларак – мәнфәгатьләр низагын булдырмау һәм җайга салу өлешендә коррупциягә каршы законнарын үтәү мәсьәләләре җентекләп каралды.

Докладчы искәртеп узганча, мәнфәгатьләр низагын булдырмау һәм ачыклау буенча хокукый нигезләрне һәм оештыру механизмнарын камилләштерү 2016-2017 елларга Коррупциягә каршы көрәш буенча илкүләм планда төп бурычлар исемлегендә беренче урында тора.

Ул мәнфәгатьләр низагын җайга салу максатларын билгеләде, мәнфәгатьләр низагына билгеләмә бирде, шулай ук мәнфәгатьләр низагын булдырмау һәм җайга салу чараларын атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International