Казан белән Новосибирск шәһәрләре офис биналары төзү буенча төбәк лидерлары булып тора. Бу хакта Colliers International компаниясе материалларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
Суммар рәвештә әлеге ике калага барлык миллионлы шәһәрләрдәге офис төзелешенең яртысы туры килә, диелә хәбәрдә.
Россиянең миллионлы шәһәрләрендә агымдагы елның декабренә офис биналары төзелешенә барлыгы 3 миллион квадрат метр бүлеп бирелгән. Гомуми мәйданы 185 мең квадрат метр булган 20 офис бинасы актив төзелү стадиясендә, шулай ук якынча 12 офис бинасы бүгенге көндә проект стадиясендә.