"Салават күпере"ндә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча

2018 елның 13 марты, сишәмбе

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55 ст. нигезендә объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелгәч кенә йортка күченергә мөмкин. Файдалануга рөхсәт бирү турында карар кабул итү өчен документлар җыю таләп ителә, алар арасында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән Төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмә дә бар (РФ ШрК 55 ст. 3 п.).

Торак төзелешендәге җитешсезлекләр, кагыйдә буларак, анда күченеп яши башлагач ачыклана. Мондый очраклар ачыкланган очракта, аларны бетерү өчен йортта яшәүчеләр төзүчегә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге этапта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, алга таба ачыкланган бозулар исемлеген урынга чыгып төзү, төзүчедән һәм подрядчыдан имзалату һәм аларны бетерү буенча конкрет сроклар билгеләү максаты белән, "Салават күпере" торак комплексында яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләргә анализ ясый.

Әгәр әлеге фактлар раслау тапса, төзүче РФ Гражданлык кодексының 737 статьясы нигезендә гакылга сыешлы вакыт аралыгында төзелешнең йортны файдалану барышында ачыкланган барлык җитешсезлекләрен бетерергә тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International