ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге командасы «Идел буйлап йөгерү-2019 ярыммарафонында катнашты

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Узган ялларда Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге командасы 19 майда Казан Яр буенда узган «Идел буйлап йөгерү-2019» ярыммарафонында катнашты. Анда бөтен Россиядән 3500ләп йөгерешче җыйды. Чара «ЗаБег.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында узды. Иң масштаблы ярыммарафон Россиянең берьюлы 15 шәһәрендә синхрон рәвештә старт алды, барысы 70 мең йөгерешче чыкты.   

Бөтенроссия ярышларында катнашучыларга ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Данил Сергеев һәм Эльвира Шәрәфиева дә кушылды. Алар өчен бу инде беренче генә старт түгел, шуңа күрә 10 һәм 21.1 км.дан артык катлаулы дистанцияләр сайлап алынды, алар уңышлы узылды. Катнашучылар медальләр алды.

Хезмәткәрләрне бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International