ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллыда балалар бакчасын тикшерде

2019 елның 28 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары «Мәләкәс» микрорайонында балалар бакчасын тикшерде. Объект Яр Чаллы шәһәренең 20 нче микрорайонында урнашкан. 
Ике катлы балалар бакчасының гомуми мәйданы 3373 кв.метр тәшкил итә, ул 220 балага исәпләнгән. Проект буенча ике катлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә уен һәм физкультура мәйданчыклары, йокы бүлмәләре, азык - төлек блогы һ.б. планлаштырылган. Төзелеш план буенча 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда күзәтүләр 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла. «Замелекесье» микрорайонында, ЗЯБ бистәсендә һәм Яңа шәһәрдә яңа балалар бакчалары төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International