Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне эскроу счетлар кулланып проектлы финанслауга күчерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче торак төзүче компанияләрне, эскроу счетлар кулланып, проектлы финанслауга күчерүгә багышланган киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар буенча өлешләп күп фатирлы торак төзүгә гражданнар акчаларын 1 июнь көненнән бары эскроу счетлар кулланып кына җәлеп итәргә мөмкин. 

Республикада бу өлкәдәге вәзгыять турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

«2019 елның 1 июленнән күп фатирлы йортларны өлешкә кереп төзү өчен гражданнарның акчалары бары тик эскроу счетларны кулланып яки объект һәм төзелеш компаниясе РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән критерийларга туры килгән очракта гына җәлеп ителә», - диде Ирек Фәйзуллин.

Министр хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 июленә республикада 87 төзелеш компаниясе теркәлгән, алар 230 күп фатирлы торак йорт сафка бастыра. Республикада 18 банкка эскроу счетлар кулланып проект финанславы буенча эшчәнлек алып бару хокукы бирелгән. Хәзерге вакытта эшне ун банк алып бара. 

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов төзелеш компанияләренең эскроу счетлар белән эшләүгә күчүенә бәйле Россиядә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә тәкъдим итте. «Бүген эскроу счетларны куллану инде яшәү рәвешенә әверелеп бара. Төзүчеләр эшләргә, торак йортлар төзелергә тиеш, шунлыктан әлеге процесс өчен кирәкле барлык эшләрне дә башкарырга кирәк», - диде Миңнеханов. Ул банк вәкилләренең проект финанславы буенча төзелеш компанияләре белән хезмәттәшлек регламентын булдырырга кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International