Әгәр дә 2017 елның 1 июленә төзелеш компанияләре үз белгечләрен илкүләм реестрына кертмәсә, алар төзелеш подряды буенча шартнамәләр төзү хокукыннан коры калачак. Бу хакта Россиянең төзелеш министры Михаил Мень “Төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе” (НАСТРОЙ) ассоциациясенә булган сәфәрендә әйтте.