ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

2024 елның 29 нчы мартында, 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең видеоконференция режимындагы утырышы булачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Инспекциядә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.

2. Инспекциядә мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү турында.

3. 2023 елда коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән хисапларны анализлау йомгаклары буенча күзәтүне карау турында.

4. 2024 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру мәсьәләләре буенча методик киңәшләр турында (хисап тапшырыла торган 2023 ел өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International