Раил Шәрипов ТР дәүләт хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

2023 ел йомгаклары буенча, билгеләнгән тәртипкә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Раис каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар буенча комиссиясе дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турында карар кабул итте.

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына дәүләт хезмәткәрләрен кертү өчен нигез булып аларның һөнәри казанышлар, инициативалылык һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән Электрон мактау тактасына Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтчелек итү буенча территориаль органның 3 нче бүлеге консультанты, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең I класслы киңәшчесе Раил Радиф улы Шәрипов кертелде.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәте» бүлегендә урнаштырылган (https://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta).

Хезмәттәшебезгә чын күңелдән котлаулар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International