Арчадагы социаль ипотека йортын йомгаклау тикшерүе

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Арчада Б. Урманче урамындагы 18 нче йортта урнашкан яңа торак йортына актыккы тикшерү уздыра.

Кирпеч йортта 48 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 2915,70 кв. метр.

Капиталь төзелеш объектын төзүче – «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль подрядчы – «Халык йорты» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Архитектор Дмитриев Н. М. остаханәсе» ҖЧҖ.

Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Тикшерү уңай нәтиҗә биргән очракта, Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International